Күпфатирлы йорттагы фатир хуҗаларына, уртак бүленә торган милек хокукын булдыру өчен, әлеге җир участогын формалаштырырга кирәк. Күпфатирлы йорт урнашкан җир участогын формалаштыру дәүләт идарә органнары яисә җирле үзидарә органнары тарафыннан үткәрелә (Кереш законның 4 бүлеге, 16 матдәсе). Күчемсез милек дәүләт кадастрында җир участогы турында белешмә булмаса, ул формалаштырылмаганган җир участогы була. Җир участогы формалаштыруның беренче этабы: күпфатирлы йорттагы фатир хуҗасы, җир участогы формалаштыру турында гариза язып, дәүләт идарә органнарына яисә җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итә (Кереш законның 3 бүлеге, 16 матдәсе). Бу вакытта күпфатирлы йортта фатирлары булган милек хуҗалары гомуми җыелышының карары кирәк түгел (Россия Федерациясе Конституцион судының 12-П номерлы карары, 28.05.2010).
Җир участогы формалаштыруның киләсе этабы – аны дәүләт кадастр учётына кертү. Дәүләт кадастр учётына кертү “Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында” 221-ФЗ номерлы Федераль законы (24.07.2007) нигезендә тәртипкә салына. Күпфатирлы йорт урнашкан җир участогын дәүләт кадастр учётына кертү өчен, кадастр учёты органына (Татарстан Республикасы буенча "ФКП Росреестр" ФДБУ филиалына) учётка кертү өчен гариза һәм межа планы тапшырырга кирәк. Межа планы документлары составына җир участогының чикләрен раслаган карарның копиясе яисә күпфатирлы торак йорт территориясенең межа проекты раслану хакындагы карар кертелергә тиеш. Мондый гариза белән кадастр учёты органына теләсә кем мөрәҗәгать итә ала. Кадастр учётына кертү нәтиҗәләре буенча гариза бирүчегә кадастр паспорты бирелә, әлеге паспортта хокукка ия затлар булып күпфатирлы торак йорттагы милек хуҗалары күрсәтелә. Игътибар итегез, мондый җир участокларына “вакытлыча” статусы бирелми.
Әгәр күчемсез милек дәүләт кадастрында күпфатирлы йорт урнашкан җир участогы хакында белешмәләр булса, кадастр паспортын кадастр учёты органына сорау (запрос) юллап алырга мөмкин. Өстәмә документлар (межа планы, хокукны гамәлгә кертә торган документ) соралмый. Игътибар итегез: күчемсез милек дәүләт кадастрында “кулланырга рөхсәт ителгән җир участогының төре – күпфатирлы торак йорт” дип күрсәтелсә, һәм җир участогына шул күпфатирлы торак йорт бәйләп куелса гына, хокукка ия затлар булып күпфатирлы торак йорттагы милек хуҗалары санала. Рөхсәт ителгән участокның төре документтагы мәгълүматларга туры килгән очракта (мондый белешмәләр кадастрга тиешле документка карап кертелә), капиталь төзелеш объектын җир участогына ничек бәйләргә соң? Мондый бәйләнеш ике юл белән ясала:
1. кадастрда күпфатирлы йорт координаталары хакында мәгълүмат булса, бәйләнеш шул координаталарга карап ясала;
2. кадастрда күпфатирлы йорт координаталары хакында мәгълүмат булмаса, җир участогына адрес буенча бәйләнеш ясала (җир учачтогы белән йорт адреслары бер-берсенә туры килгән очракта).
Кадастрда берничә җир участогына бер адрес туры килгән очраклар булырга мөмкин, шулай ук кадастр учёты органы тарафыннан күпфатирлы йортның дөрес булмаган җир участогына бәйләнгән булуы да бар. Мондый очракта, дәүләт идарәсе яисә җирле үзидарә органнары, күпфатирлы торак йорт урнашкан җир участогының кадастр номерын күрсәтеп, Татарстан Республикасы буенча "ФКП Росреестр" ФДБУ филиалына язмача мөрәҗәгать итә алалар. Мондый мөрәҗәгатьне тикшереп, Татарстан Республикасы буенча "ФКП Росреестр" ФДБУ филиалы тарафыннан кадастрга тиешле үзгәрешләр кертеләчәк (күпфатирлы йорт тиешле җир участогына бәйләнәчәк).
Беренче карашка барысы да гади кебек: күпфатирлы йорт унашкан җир участогы кадастрда теркәлгән булса, сорау (запрос) җибәрергә мөмкин, булмаса, гариза языла һәм межа планы әзерләнә. Ләкин күпфатирлы йорт урнашкан җир участогын формалаштыру бик авыр булырга мөмкин. Мисал итеп түбәндәге очракларны карап үтик:
1. Күпфатирлы йорт урнашкан җир участогы турында белешмәләр дәүләт кадастрында теркәлгән, капиталь төзелеш объекты бәйләнгән, хокукка ия затлар булып фатир хуҗалары күрсәтелгән, ләкин җир участогы чикләре күрсәтелмәгән яисә җир участогы чикләре турында кадастрга кертелгән мәгълүматлар чынбарлыкка туры килми. Бу очракта җир участогының чикләрен ачыкларга кирәк. Кадастрда күпфатирлы йорт урнашкан җир участогы чикләре хакындагы белешмәләрне үзгәртү максатыннан, Татарстан Республикасы буенча "ФКП Росреестр" ФДБУ филиалына кадастр тарафыннан теркәлергә тиешле үзгәрешләрне үз эченә алган гариза, межа планы һәм хокукларны гамәлгә кертү документын бирергә кирәк. Хокукларны гамәлгә кертү документы булып бу очракта күпфатирлы торак йортның межа проектларын раслау хакындагы карар санала ала. Әлеге карар Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына нигезләнеп әзерләнергә тиеш. Мондый гариза белән кадастр учёты органына теләсә кем түгел, ә бары тик хокукларга ия булган кеше генә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук кадастр учёты турындагы гариза белән күпфатирлы йортта милекләре булган гражданнар исеменнән аларның вәкилләре килергә мөмкин. Ул гомуми җыелышта милек хуҗалары тарафыннан сайлап куела.
Җир участогының мәйданын һәм чикләрен билгеләгәндә, шуңа игътибар итегез: участокка өстәлгән мәйдан Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендә күрсәтелгән җир участогының минималь зурлыгыннан артмаска тиеш. Әгәр Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендә җир участогының минималь зурлыгы күрсәтелмәгән икән, җир участогы мәйданы күчемсез милек дәүләт кадастрында күрсәтелгән мәйданның иң күп дигәндә ун процентына арта ала. Күпфатирлы йорт урнашкан җир участогының минималь зурлыгын билгеләгәндә, күпфатирлы йорттагы катлар санына игътибар итәргә киңәш итәбез, чөнки Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендә җир участогының минималь зурлыгы күпфатирлы йорттагы катлар санына карап санала.
2. Күпфатирлы йорт урнашкан җир участогының төгәл чикләрен һәм мәйданын билгеләгәндә, участокка кушылган мәйданның минималь зурлыктан артып киткәне ачыклана. Бу очракта, җир участогының мәйданын тиешле зурлыкка арттырып, межа планын әзерләргә һәм аны кадастр учёты органына җибәрергә киңәш итәбез. Җир участогының калган өлешен исә, аерым участок итеп формалаштырып, күпфатирлы йорт территориясенә бәйләп була. Бу очракта кадастр учёты органына ике гариза бирелә: беренчесе күпфатирлы йорт урнашкан җир участогының мәйданы үзгәрү турында булса, икенчесе – күпфатирлы йортка караган яңа җир участогын кадастр учётына кую (бу очракта хокукларны гамәлгә кертү документы – күпфатирлы йорт территориясенә караган икенче (яңа) җир участогының межа проектын раслау хакындагы карар). Яңа җир участогына “вакытлыча” статусы бирелми һәм хокукларга ия затлар булып күпфатирлы йортның милек хуҗалары санала (межа планы кадастр инженере тарафыннан Икътисади үсеш министрлыгының 289 номерлы карарын (18.05.2012) исәпкә алып төзелә).
Киләчәктә, әгәр дә кирәк булса, күрсәтелгән участокларны берләштерергә мөмкин. Моның өчен межа планы һәм хокукларны гамәлгә кертү документлары (ике участок өчен дә) кирәк (межа планы кадастр инженере тарафыннан Икътисади үсеш министрлыгының 289 номерлы карарын (18.05.2012) исәпкә алып төзелә).
Последнее обновление: 3 апреля 2014 г., 13:25